Позаботиться о пернатых может каждый! ️
10.12.2025
789
Күп балалы Макгыевларның өлкән уллары Аязның баш миендә шеш табылу гаилә өчен аяз көнне яшен суккан кебек булды.
Табиблар операциягә алынса да, баланың терелүенә гарантия бирмәде. Операция ясалды - Аяз аякка басты, авыруны җиңде кебек, Баланың баш сөягенә пластина куелды. Дәвалауның икенче этабы гаиләгә тагын да зуррак сынаулар әзерләп куйган икән. Пластинаны имплантка алмаштырыр өчен түләүле операция ясарга кирәк. Ә ул күп тә түгел, аз да түгел - 2 миллион ярым.
Авыру балаларга ярдәм фонды аша тиешле сумманың яртысы җыелды инде. Әйдәгез,без дә кулыбыздан килгәнчә Макгыевлар гаиләсенә булышыйк. "Аяз кышын гаиләсе белән шәһәрдә яшәсә дә, җәйләрне гел дәү әнисе янында Кече Шырданда үткәрә. Бик тәртипле, акыллы егет булып үсеп килә, без аның тизрәк терелүен телибез!" - дип, ярдәм сорап мөрәҗәгать итттеләр безгә Кече Шырданнан.
Болар әнисе Айсылу Шамиловна телефон номеры. Сәдака буларак бирик, җәмәгать
Һәрбер бала яшәргә тиешПерепечатка материалов – с разрешения редакции. Мнения авторов и редакции могут не совпадать.
Все рекламируемые товары и услуги подлежат сертификации и лицензированию.За достоверность рекламы ответственность несёт рекламодатель.
E-mail: info@greendol.ru
Оставить сообщение: