️Открыт прием заявок на III Всероссийскую премию «Служение»
27.10.2025
316
️Важная информация для тех, у кого есть дети!
24.10.2025
359
️Важная информация для тех, у кого есть дети!
15.10.2025
950
Норлат балалар йортында «Әниләр көне»нә багышланган зур чара узды. Биредә тәрбияләнүче балаларның талантын, аларга әни җылысын бүләк итүче хезмәткәрләрнең олы йөрәклелеген, әлеге йортның яктылыгын, кунакчыллыгын һәм җылылыгын күрсәтерлек бик матур мөмкинлек булды ул
Бер кем дә игътибардан читтә калмады. Оештыручылар озак еллар эшләп, лаеклы ялда булучыларны да, махсус хәрби операция зонасына ару-талуны белми кирәк-яраклар әзерләп озатучы активистларны да, тәрбиягә бала алучыларны да халык каршына чакырып, зурладылар. Активист-волонтерларга шифаханәгә юлламаны Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов үзе тапшырды.
«Моның кебек рәхмәт һәм хөрмәтне күргән дә, ишеткән дә юк иде», - дип шәрехләде Роза Ягудина депутатның бүләген.


Оставить сообщение: